Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас “Алга” яшүсмерләр клубында батыр солдат белән очрашу узды

Апас мәктәбе укучылары һәм көмеш волонтерлар махсус хәрби операциядән ялга кайткан Илназ Ибәтов белән очраштылар.

(13 апрель, “Апастово-информ”). 


Идрәз авылы егете Илназ Ибәтов махсус хәрби операциядә катнаша. Хәзерге вакытта ул ике атналык ялда. Инде китәр көне дә килеп җиткән. 

Батыр солдат белән танышырга Апас мәктәбе укучылары да килде. Алар солдат абыйларына сорауларын бирделәр, хәрби зонага алып китәр өчен үз куллары белән теккән киемнәр тапшырдылар, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр. Районыбызның көмеш волонтерлары Сания апа Сафиуллина, Илдар абый Усманов һәм Роза апа Ногманова да егеткә алып китәр өчен тактик носилкалар һәм сумка янчыклар тапшырдылар. 


Очрашуда районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, “Алга” яшүсмерләр клубы директоры Илдар Салаватов Ильназны туган көне белән котлап, бүләкләделәр. 


Очрашу бик җылы һәм истәлекле булды. Һәркем солдат егеткә изге теләктә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев