Апас “Алга” яшүсмерләр клубында “Без – террорга каршы” дип исемләнгән очрашу узды
3 сентябрь – Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Шул уңайдан “Алга” яшүсмерләр клубында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин, район прокуроры урынбасары Лилия Гыйззәтуллина һәм район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашуында Апас аграр көллиятенең беренче курс студентлары белән очрашу узды. Чара барышында Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән фаҗигале вакыйга искә алынды, “экстремизм”, “террорчылык” төшенчәләре турында сөйләшенде. Шулай ук хәвеф-хәтәр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча мисаллар китерелде. Әлеге чара яшьләр өчен бик нәтиҗәле, файдалы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев