Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас “Алга” яшүсмерләр клубында җылы очрашу узды

Районыбызның “көмеш волонтерлар”ы “Тормышны кадерлибез” хәйрия оешмасы җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин белән очраштылар.

(21 июль, “Апастово-информ”).


Илнар Зиннәтуллин махсус хәрби операция башлануга хәрбиләргә беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтә башлаучыларның берсе. Ул үзенең шәхси транспортында мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм илткән, аларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәткән. Һәм хәзер дә ярдәмгә мохтаҗ мобилизацияләнүчеләргә булышлык күрсәтә.


Очрашуда районыбызның көмеш волонтерларына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Аларның җитәкчеләре Сания апа Сафиуллинага Рәхмәт хаты тапшырылды. Волонтерларыбыз хәрби операциядә катнашучы егетләргә нинди ярдәм күрсәтүләре хакында сөйләделәр. Үзләре өчен дә күп мәгълүматлар алдылар, тагын нинди ярдәмнәр кирәк булачагын сораштылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Бу хакта “Алга” яшүсмерләр клубы директоры Илдар Салаватов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев