Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас “Җәмигъ” мәчетендә әлифба бәйрәме

Мәчеттә дин нигезләрен беренче ел өйрәнүче шәкертләр өчен әлифба бәйрәме узды.

(28 февраль, “Апастово-информ”).


Бәйрәмдә шәкертләр ислам дине нигезләре буенча белемнәрен сынадылар. Мөгаллимәләре Гөлсирә абыстай шәкертләренә сораулар биреп, дин сабакларын ни рәвештә үзләштерүләрен тикшереп карады. Әлифба бәйрәмендә Фәргать хәзрәт һәм мөгаллимәләр Венера Сәгъдиева, Дания Самольянова, Суфия Сәлахова да катнашты. Бәйрәм чарасында шулай ук вәгазьләр укылды, ислам диненең асылы аңлатылды, Аллаһы Тәгалә кушканча, авырлыкларга, сынауларга бирешмичә яшәү турында сөйләшенде, шәкертләргә укуларында уңышлар теләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев