Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас артистлары уңыш яулый

Апас мәдәният йорты каршында оешкан халык театры "Идел йорт" төбәкара фестиваленең зона турында җиңү яулап, Казан сәхнәсендә чыгыш ясарга чакыру алган иде. Сайлап алу турларында 100дән артык коллектив катнашты. Йомгаклау турына үтүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. Җирле артистларыбыз 9 ноябрьдә Казан тамашачысы каршында Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы" спектакле белән чыгыш...

Апас мәдәният йорты каршында оешкан халык театры "Идел йорт" төбәкара фестиваленең зона турында җиңү яулап, Казан сәхнәсендә чыгыш ясарга чакыру алган иде. Сайлап алу турларында 100дән артык коллектив катнашты. Йомгаклау турына үтүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. Җирле артистларыбыз 9 ноябрьдә Казан тамашачысы каршында Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы" спектакле белән чыгыш ясады һәм алкышларга күмелде. Жюри да алар чыгышын уңай бәяләде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты. Театрның режиссеры - Земфира Мөхәммәтшина. Уңышка ирешүдә Миләүшә Алиуллинаның да өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев