Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас аша “Хәтер маршы-2017” үтте

Татарстанда 1-27 февральдә "Хәтер маршы-2017" акциясе игълан ителде. Татарстан яшьләр эше һәм спорт, туризм министрлыгы, республика хәрби комиссариаты, "Патриот" үзәге, Татарстан Ветераннары Берлеге, ДОСААФ (ОСТО) үзәк идарәсе, Татарстан уку йортлары студентларының "Кар десанты" эзләү-патриотик клублары һәм башка җәмәгать, яшүсмерләр, яшьләр оешмалары катнашында баручы бу акциядә катнашучыларның җыелма отряды 7 февральдә...

Татарстанда 1-27 февральдә "Хәтер маршы-2017" акциясе игълан ителде.

Татарстан яшьләр эше һәм спорт, туризм министрлыгы, республика хәрби комиссариаты, "Патриот" үзәге, Татарстан Ветераннары Берлеге, ДОСААФ (ОСТО) үзәк идарәсе, Татарстан уку йортлары студентларының "Кар десанты" эзләү-патриотик клублары һәм башка җәмәгать, яшүсмерләр, яшьләр оешмалары катнашында баручы бу акциядә катнашучыларның җыелма отряды 7 февральдә кичке якта Апаска килде. Алар Батырлар Мемориалында венок куйдылар, Апас Сугышчан Дан музеенда, "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә булдылар.

"Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә кич кунгач, алар 8 февралдә район белән танышуларын дәвам итәчәк. Морзалар, Каратун, Апас, Зур Күккүз, Борнаш мәктәбе укучылары белән очрашулардан соң "Хәтер маршы-2017" отряды Буага юл тотачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев