Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас авылының 5 нче округында иртәнге сәгать 7 тулганчы ук сайлаучылар җыела башлады

Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар Апас районында бик актив башланып китте. Апас авылының 5 нче округында (880 номерлы Апас-Яшьләр урамы участогы) 1173 сайлаучы бар. - Мин 15 ел бу округта сайлау комиссиясе рәисе булып эшлим. Һәр сайлауда халык бик актив катнаша, - ди комиссия рәисе Гөлнур Насыйбуллина. Иртәнге...

Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар Апас районында бик актив башланып китте. Апас авылының 5 нче округында (880 номерлы Апас-Яшьләр урамы участогы) 1173 сайлаучы бар.

- Мин 15 ел бу округта сайлау комиссиясе рәисе булып эшлим. Һәр сайлауда халык бик актив катнаша, - ди комиссия рәисе Гөлнур Насыйбуллина.

Иртәнге сәгать 7 тулганчы сайлаучылар җыела башлады. Марс Мингазиев иң беренчеләрдән булып сайлады. Иң беренче килүче-сайлаучыга дип хәзерләнгән бүләкне дә ул алды.

- Мин республика лидеры Рөстәм Миңнехановка тавыш бирдем. Чөнки ул безнең яшәешебезне алга җибәрү өчен бөтен тырышлыгын куя, шундый Президентыбыз белән горурланам, - диде ул.

Әнәс һәм Мәдинә Шакировлар, Илдар Хәйруллин, Радик Габитов, Марсель Галләмов, Люция Дәүләтшина, Фирая Исмәгыйлева сайлауларның мөһимлеген аңлап иртәнге сәгатьләрдә үк үз тавышларын бирделәр.

Бу участокта иң беренче тапкыр сайлауда катнашучы 12 яшь кеше бар. Иртәнге сигезгә кадәр Инсаф Хәмзин белән Ранис Гайфетдинов килеп үз тавышларын бирделәр. Комиссия рәисе Гөлнур Насыйбуллина изге теләкләре белән аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Егетләр дулкынлануларын яшермиләр.

- Үземдә зур җаваплылык тоям, минем өчен зур бәйрәм бу, - ди Инсаф.

Әбиләр дә, бәбиләр дә иртүк торганнар. Яшь гаилә Илнар һәм Алинә Хәлиуллиннар да дүрт яшьлек уллары Инсаф, ике айлык кызлары Азалия белән килгәннәр.

"Мондый бәйрәм көнне йоклап ятмыйлар инде", - дип өлкәннәрдән иң беренчеләрдән булып Даймә апа Тимеркәева белән Гашкия апа Фәйзуллина да сайлау участогына атладылар.

Апас мәктәбе бинасында урнашкан бу участок иртәдән үк сайлаучыларны бәйрәмчә каршы алды. Теләүчеләр кайнар коймак, чәй, шашлыктан авыз итәләр, концерт карыйлар. Халык сайлаулар да актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Выборы2015