Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас «Авыл яши» проекты кысаларында зур кунаклар кабул итте

Апаста «Авыл яши» проекты кысаларында зонакүләм семинар-киңәшмә узды. Ул авыл җирлегендә яшәүче халыкның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланды.

(20 май, “Апастово-информ”).

Семинар-киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, 9 районның башлыклары, җитәкче-белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алып, район тормышы, яңалыклар, эшчәнлек белән таныштырды.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар өч төркемгә бүленеп эшләде. Алар район белән танышып чыкканнан соң, түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар.

Кунаклар аграр көллияттә, Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплица хуҗалыгында, Апас сөт-май комбинатында, Раил Хисаметдиновның ит эшкәртү цехында, Борнашта төзелүче икмәк элеваторында булдылар. Район мәдәният йорты каршында шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, шәхси хуҗалык алып баручылар, фермерлар эшчәнлекләрен күргәзмәләрдә чагылдырды.

Рәсми өлеш район мәдәният йортында узды.

Бу хакта тулырак алдагы язмаларда укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев