Апас авыл җирлеге ветераннарын хөрмәтләде
Озак еллар Апас авыл җирлеге тармагында эшләп чыккан өлкәннәргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(7 март, “Апастово-информ”).
Өлкәннәр өчен Апаста бәйрәм чарасы оештырылды. Авыл җирлеге тармагында эшләп чыккан ветераннар бер табын артына җыелып бәйрәм итте.
Бәйрәмне ачып, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина Апас авыл җирлеге тармагында эшләп чыккан җирлек башлыклары, сәркатиплар, хисапчылар исеменә рәхмәт сүзләрен әйтте, район үсешенә, икътисадына керткән чиксез өлешләрен билгеләп үтте.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров өлкәннәргә хөрмәтен белдереп, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев