Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас балалары “Йолдызлык”тан җиңү белән кайтты

Районыбызның 102 яшь сәхнә йолдызы фестивальнең зона турында катнашты

(30 март, “Апастово-информ”).


Узган ялда Кайбычта "Йолдызлык"("Созвездие") фестиваленең зона туры узды. Кайбыч, Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан, Чүпрәле районнарыннан килгән яшь талантлар эстрада сәнгатенең хорегорафия, вокал, нәфис сүз номинацияләрендә чыгыш ясады. Иң яхшы чыгышлар жюри тарафыннан фестивальнең гала-концертында чыгыш ясау өчен сайлап алынды һәм дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова белдерде.

“Районыбызның яшь йолдызлары быел да “Йолдызлык”-“Созвездие” фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Төрле номинацияләр буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Уңышлары белән дә сөендерделәр”, - диде Гөлүсә Галләмова.


Фестивальнең гала-концертында район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты. Район башлыгы яшь талантларыбыз – сәхнәне балкыткан йолдызларыбыз белән горурлануын белдерде. Уңышлар теләде.


“Конферанс” номинациясендә: яшь төркемдәгеләр арасында Данис Сәлимов 2нче урынга, Дилә Галләмова махсус призга ия булды. Урта төркемдәге катнашучылар арасында Зарина Бикбулатова һәм Тимур Лотфуллин махсус приз белән бүләкләнделәр. Мәликә Нуруллина 1нче урынга, Гүзәл Гыйниятуллина 2нче урынга Илзирә Әхмәтҗанова, Камилә Вәлиева, Зилә Садыйкова 3нче урынга лаек булдылар.


Вокал-соло номинациясендә: Энҗе Шәйхиева 1 урынны, Инзилә Вәлиуллина 2нче урынны яулады.


Биючеләребез дә сынатмады. “Хореография” номинациясендә: Каратун мәктәбенең “Хыял” бию төркеме махсус приз алды, “Серпантин” биючеләре 2нче урынга ия булдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев