Апас балалары Кырымнан сәлам юллый
Бу көннәрдә районыбызның 30 алдынгы укучысы Кырымда ял итә.
Балалар күңелле сәяхәтләргә йөриләр, төрле истәлекле урыннар белән танышалар. Күңелле ялның һәр мизгелен истәлеккә калдырып, фотога төшәләр, тәэсирләре белән уртаклашалар. Ерак диңгез буйларыннан безгә җылы сәламнәрен юллыйлар.
Берничә көн эчендә алар үзләренең тырышлыкларын, осталыкларын да күрсәтергә өлгергәннәр. Отрядлар арасында үткәрелгән интеллектуаль викторинада икенче урынны яулап, "Чиста отряд" флагына да ия булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев