Апас балалары - олимпиада җиңүчеләре
Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган Сабан туенда төбәкара һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар район башлыгының Рәхмәт хатына һәм сертификатка лаек булды.
(1 июнь, “Апастово-информ”).
Менә алар район горурлыгы булган балалар:
Валерия Шашкина, Табар Черкене мәктәбенең 9 класс укучысы, чуваш теле буенча республика олимпиадасы призеры. Җитәкчесе – Светлана Сусарина.
Сөмбел Латыйпова, Апас урта мәктәбенең 9 класс укучысы, “Олимпка юл” мәктәп укучыларының инглиз теле буенча республика олимпиадасы призеры. Җитәкчесе – Лилия Бикчәнтәева.
Гөлия Шәйдуллина, Дәүләки мәктәбенең 8 класс укучысы, “Олимпка юл” мәктәп укучыларының инглиз теле буенча республика олимпиадасы призеры. Җитәкчесе – Ләйсән Гарифуллина.
Камил Җәләлиев, Борнаш мәктәбенең 11 класс укучысы, “Олимпка юл” мәктәп укучыларының математика буенча республика олимпиадасы призеры. Җитәкчесе – Алинә Җамалиева.
Фәнилә Ибраһимова, Зур Күккүз мәктәбенең 9 класс укучысы, татар теле буенча республика олимпиадасы призеры. Җитәкчесе – Фәнзилә Миңнуллина.
Әмир Шәрәфиев, Каратун мәктәбенең 6 класс укучысы, татар теле буенча республика олимпиадасы призеры. Җитәкчесе – Сәвия Тимершина.
Әлфинә Шиһапова, Апас мәктәбенең 9 класс укучысы, татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры. Җитәкчесе – Энҗе Сафиуллина.
Айгөл Гыйниятуллина, Иске Йомралы мәктәбенең 9 класс укучысы, хокук буенча республика олимпиадасы призеры. Җитәкчесе – Рифат Гыйниятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев