Апас балалары «Терроризмга – юк» диләр
Балалар терроризмга каршы фикерләрен рәсемнәре аша да белдерделәр.
(26 декабрь, “Апастово-информ”)
Районда террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү максатыннан мәктәп укучылары арасында рәсемнәр конкурсы узды. Балалар терроризмга каршы фикерләрен рәсемнәре аша белдерделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча 9 җиңүче билгеләнде. Аларга Диплом, бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләрне район башлыгы Равил Хисаметдинов та тәбрикләде.
“Уңышларыгыз дәвамлы булсын. Киләчәктә тә тагын зуррак җиңүләргә ирешергә насыйп итсен”, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев