Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас балалары тәрбия үзәгендә ял итә

Районның Җәмигъ мәчетендә балалар өчен ял һәм тәрбия үзәге эшли башлады. Балалар 18 июльдә җыелды.

(20 июль, “Апастово-информ”).


40тан артык бала дин белеме нигезләрен алалар, вәгазьләр тыңлыйлар, төрле уеннар уйныйлар, аралашалар. Укытучылары Суфия Сәлахова, Казан мәдрәсәсендә укучы якташыбыз Камилә һәм Раил хәзрәт балаларны үз итеп, теләп йөриләр, яттан, матур итеп Коръән аятьләре сөйлиләр. Бу хакта районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева хәбәр итте.
“Балаларның җәйге яллары файдалы уза. Алар кечкенәдән дин белемнәре алып, яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үсә”, - ди Венера Сәгъдиева.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев