Апас балаларына белем һәм тәрбия биргән, хезмәткә өйрәткән мөгаллимә гомер бәйрәмен каршылый
Апаста яшәүче Рушания әби Нигъмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
(14 июнь, “Апастово-информ”).
Рушания әби туган көнен туганнары янәшәсендә каршылады. Аның хөрмәтенә ихлас теләкләр юлланды. Акъәбигә район башлыгы Айрат Җиһаншинның да котлавы ирештерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Рушания әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, район башлыгының котлау открыткасын тапшырды.
“Сез күпләгән Апас балаларына белем һәм тәрбия биргән, хезмәткә өйрәткән укытучы. Олы хөрмәткә лаек шәхес. Сезгә күңел тынычлыгы, сәламәтлек телибез”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Котлауларга шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина да кушылды. Ул Рушания әбинең фидакарь хезмәтен билгеләп узып, остазы буларак та тәбрикләүләрен һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“Рушания әби Нигъмәтҗанова безне хезмәтне сөяргә өйрәтте, яшелчә үстерү серләрен ачты. Ул өйрәткәннәрне әле дә тормышта кулланабыз. Аңа булган хөрмәтебез чиксез”, - диде Луиза Сафина.
Рушания әби Нигъмәтҗанова озак еллар Апас урта мәктәбендә биология фәнен укыта. Шулай ук хезмәт дәресләрен дә алып бара. Төгәллеккә, пөхтәлеккә, хезмәтне сөяргә, тырыш булырга өйрәтә. Абруйлы укытучы туганнары өчен дә бик кадерле апа булып яши. Гаиләдә һәркем аны хөрмәт итә. Рушания әби гомер көзләрен бертуган сеңелесе Зөлфирә апа һәм аның кызы Илсөяр апа Миңнуллина гаиләсе янәшәсендә уздыра. Акъәбинең һәр көне хасияттә уза.
“Тумачи апа олы йөрәкле, кече күңелле, туган җанлы. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Хасияттә яшәтергә тырышабыз, күңел җылыбызны өләшәбез”, - диде Илсөяр апа Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев