Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас баласы “Полицейский дядя Степа” бәйгесендә җиңү яулады

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгында “Полицейский дядя Степа” бөтенроссия балалар иҗаты бәйгесенең регионара этабына нәтиҗә чыгарылды.

(2 май, “Апастово-информ”).


Бәйге Россия полициясенең 305 еллыгына һәм Россия эчке эшләр министрлыгы системасында Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының матбугат хезмәтләре һәм иҗтимагый элемтәләр бүлекчәләре оешуга 40 ел тулуга багышлана.


Әлеге бәйгедә жюри бәясенә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 80нән артык бала төрле стильләрдә һәм техникада үзләренең сәләтләрен тәкъдим итте.


Шулай ук белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре һәм сәнгать мәктәпләренең иҗади коллективлары тарафыннан башкарылган кул эшләре һәм рәсемнәр дә тәкъдим ителде.


“Полицейский дядя Степа”  бәйгесендә Апас районыннан өч укучы катнашты. Шулар арасыннан 9 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге категориядә  Апас районы Кильдураз мәктәбеннән Арслан Арыслановның эше беренче урынга лаек булды.

https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/news/item/37888495/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев