Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас балыкчылары кышкы Иделне ярата

-11 январьда күрше Кама Тамагы районында карйәргечтә балык тотарга дип Идел уртасына кереп баручы ике кеше карлы-бозлы ярыкка юлыкканнар. Бәхетләренә гомерләре бетмәгән икән-җирле коткаручылар һәм янгын часте хезмәткәрләре аларны табып, исән килеш ярга чыгарырга өлгерде,-дип язган безгә беренче зона-эзләү отряды җитәкчесе И, Бычков. Апаста да балык җене кагылган егермеләп кешенең...

-11 январьда күрше Кама Тамагы районында карйәргечтә балык тотарга дип Идел уртасына кереп баручы ике кеше карлы-бозлы ярыкка юлыкканнар. Бәхетләренә гомерләре бетмәгән икән-җирле коткаручылар һәм янгын часте хезмәткәрләре аларны табып, исән килеш ярга чыгарырга өлгерде,-дип язган безгә беренче зона-эзләү отряды җитәкчесе И, Бычков.

Апаста да балык җене кагылган егермеләп кешенең күрше районга кадәр барып, боз өстеннән балык тотулары мәгълүм. Апас районы сулыкларына да Казаннан, Ульяннан, Буадан кадәр килеп балык чирттерүчеләр дистәләп исәпләнә. Онытмагыз-боз ярылса, ул җирдә карлы-сулы куркыныч урынны чамалавы бик авыр. Яр буйлары да куркыныч-су биеклеге, температура даими уйнап торганда бу җирләрдә боз юкара, еш ярыла. Елга-күл уртасына кереп бәке тишеп зур балык тотасыгыз килсә һәрвакытта да тапталган. сыналган, карсыз ачык боз сукмакларыннан гына йөрегез. Боз өстенә үзең генә чыгу да куркыныч. Боз ярылып суга төшсәгез үз-үзеңне, күршегезне коткару өчен кул астында таяк-чаңгы, бау, башка чаралар булсын. Балаларны да олылар күзәтүеннән тыш зур сулыкларда уйнаудан тыярга кирәк. Техника белән боз уртасына чыкмагыз-су астына төшеп киткән транспорт чарасын эзләү, боз астыннан чыгару өчен Апаста мөмкинлекләр, махсус техника юк- милкегезне, үзегезне куркыныч астына куймагыз!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев