Апас бистәсе башкарма комитеты хатын-кызларга олы хөрмәт күрсәтте
Апас һәм Әнәле авылларыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләренә һәм хатыннарына бәйрәм чарасы оештырылды.
(7 март, “Апастово-информ”).
“Әлеге чара якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узды. Хатын-кызлар өчен концерт тәкъдим ителде, алар исеменә җылы теләкләр ирештерелде, борчыган сорауларына җаваплар бирелде”, - дип хәбәр итә шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев