Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас бистәсе депутатлары җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар

Киләчәккә яңа максатлар да билгеләнде.

(4 октябрь. “Апастово-информ”).


Шәһәр тибындагы Апас поселогы депутатларының чираттагы киңәшмәсе узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты. Киңәшмәдә депутатлар башкарылган эшләр хакында хисап тотты, киләчәккә яңа максатлар билгеләде. Халыкны борчыган мөрәҗәгатьләр дә көн кадагына куелды. Чүп контейнерларын, йорт тирәләрен тәртиптә тоту, халыкны су, электр белән өзлексез тәэмин итү, юллар төзелеше кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Халык белән бергәләшеп эшләргә, апаслыларны борчыган сорауларны хәл итәргә кирәклеге ассызыкланды.
Шәһәр тибындагы Апас поселогы депутатларының киләсе очрашуы декабрь аенда булачак. Апас бистәсендә һәм Әнәле авылында яшәүчеләр депутатларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев