Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас Боз сараенда Ватан Геройлары һәм Россия Конституциясе көннәре уңаеннан хоккей ярышлары уза

Ярышларда Казанның ГИСУ, Полистрой оешмалары, Кайбыч һәм Апас районнары хоккейчылары көч сынаша.

(12 декабрь, “Апастово-информ”).


Хоккей уеннарына тантаналы шартларда старт бирелде. Хоккейчыларны район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде. 
“Хөрмәтле хоккейчылар, хоккей сөючеләр дуслар сезне Апас бозында күрүемә шатмын. Барыгызга да уңышлар һәм күтәренке кәеф телим. Уеннарда Апас егетләренең сынатмавына ышанам”, - диде ул. 
ГИСУ командасы хоккейчылары да апаслыларга ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Алар очрашу истәлеге итеп район башлыгы Равил Хисаметдиновка символик хоккей футболкасы бүләк иттеләр.
Беренче алканы уенга район башлыгы Равил Хисаметдинов кертте. Хоккейчыларга фигуралы шуу белән шөгыльләнүче кызлар да уңышлар теләде. Алар үзләренең бозда беренче биюләрен тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев