Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас-Буа юлында сөт продуктлары төялгән ике машина тикшерелгән

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә ЮХИДИ, юл-патруль хезмәткәрләре белән беррәттән ветеринария инспекторлары да үз хезмәтләрен дәвам иттеләр. Татарстан Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин әйтүенчә, стационар һәм мобиль постларда терлек, авыл хуҗалыгы продукциясе төялгән 56 техника туктатып тикшерелгән. Тиешле ветеринария-озату документлары тәртиптә булмаганлыктан, Апас-Буа арасындагы федераль...

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә ЮХИДИ, юл-патруль хезмәткәрләре белән беррәттән ветеринария инспекторлары да үз хезмәтләрен дәвам иттеләр. Татарстан Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин әйтүенчә, стационар һәм мобиль постларда терлек, авыл хуҗалыгы продукциясе төялгән 56 техника туктатып тикшерелгән. Тиешле ветеринария-озату документлары тәртиптә булмаганлыктан, Апас-Буа арасындагы федераль трассада сөт продуктлары төялгән ике машина хуҗасына һәм товарны озата баручы затларга карата беркетмәләр рәсмиләштерелгән. Бу төр хокук бозулар буенча штраф санкцияләре каралган, ә товар үзе әйләнештән һәм сатудан алына.

Фото:http://pavarunet.ru/gruzovik-v-dvigenii.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев