Апас буасын төзекләндерү эшләре башланды
Апас -Черкен арасында моннан 35 еллар элек Табар инешен буып төзелгән 1 миллион кубометр су сыйдырышлы ясалма сулык апаслыларның яраткан ял итү, балык тоту урыны булып санала. Тик анда су коенырга һич тә ярамый, чөнки биредә бернинди шартлар юк һәм каралмаган. Аерым җирләрдә су тирәнлеге берничә дистә метрга җитә. Буа...
Апас -Черкен арасында моннан 35 еллар элек Табар инешен буып төзелгән 1 миллион кубометр су сыйдырышлы ясалма сулык апаслыларның яраткан ял итү, балык тоту урыны булып санала. Тик анда су коенырга һич тә ярамый, чөнки биредә бернинди шартлар юк һәм каралмаган. Аерым җирләрдә су тирәнлеге берничә дистә метрга җитә. Буа ярлары текә һәм тайгак, юшкынлы, су төбе куак, корыган агачлар белән чуарланган. Апаслылар бу буада машина, кешеләрнең суга батуы белән бәйле берничә фаҗига булганын да яхшы хәтерлидер...
-Татарстанда 2017 ел экология, яр буе, сулыкларны саклау һәм төзекләндерү елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район хакимияте халык фикерен өйрәнеп һәм хуплап, буа ярларын төзекләндереп, биредә киң профильле ял итү зонасы-Апас Аквапаркы булдыру тәкъдимен Татарстан Президенты һәм Хөкүмәтенә җиткерде. Киләчәктә район Сабантуйларын да биредә үткәрү мөмкинлеге карала. Бу программа республикада да яклау тапты һәм эш күләме расланып, аны финанслау тәртибе билгеләнде. Бу атнада буада проектлау, яр буйларын ныгыту, башка җир эшләре башланды. Шул сәбәпле район үзәгенең Төзүчеләр, Завод урамнары һәм Апастан сулыкка килү кыр юлларында аерым чикләүләр кертелде. Бу вакытлы кыенлыкларны дөрес аңларга кирәк. Чөнки, хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы, кешеләр иминлеге һәркайчан беренче булырга тиеш,-дип кисәтә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Ришат Җамалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев