Апас чигендә афәт бөтерелә
-Йогышлы нодуляр дерматит авыруы Татарстанны итсез дә, сөтсез дә калдырырга мөмкин,-ди Дәүләт ветеринария күзәтчелеге Апас районара территориаль бүлеге баш инспекторы Фиргат Сафин. -Бу вирус сыер организмына үтеп кергәч аның тереләтә черүе белән бер, аны АЧС очрагындагы кебек үк терлекнең үзен утта яндырып кына юк итеп була. Безнең хезмәткә билгеле булганча,...
-Йогышлы нодуляр дерматит авыруы Татарстанны итсез дә, сөтсез дә калдырырга мөмкин,-ди Дәүләт ветеринария күзәтчелеге Апас районара территориаль бүлеге баш инспекторы Фиргат Сафин. -Бу вирус сыер организмына үтеп кергәч аның тереләтә черүе белән бер, аны АЧС очрагындагы кебек үк терлекнең үзен утта яндырып кына юк итеп була. Безнең хезмәткә билгеле булганча, тояклы эре терлекләрдә бу хәшәрәт авыру очрагы бер атна элек Татарстан чикләреннән 70 километр ераклыкта гына теркәлгән. Барлык зооветеринария кисәтү чараларын төгәл үтәсәк кенә республика, Апасыбызда бу йогышлы авыру таралмавына ирешә алачакбыз.
-Бер үк вакытта дуңгызларда Африка чумасы (АЧС) йогышлы авыруы таралу очраклары да Апас белән чиктәш республика-төбәкләрдә күпләп теркәлә,-дип кисәтә районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов. -Саратов өлкәсенең 3 авылында шәхси секторда йорт дуңгызларында аның геномы табылган. "Росселхознадзор" белгечләре бу авыру терлекләрне, корылмалар һәм терлек азыгын утта юк итәчәк, чөнки авыру терлекне дәвалап, АЧС вирусы таралмавын башкача кисәтеп булмый. Районда дуңгызчылык фермалары башка юнәлешкә күчерелде, ә авылларда үз абзарларында дуңгыз асраучылар аеруча сак булсын иде. Йорт дуңгызларын урамга, бигрәк тә урманлы авылларда иреккә чыгару катгый тыела. Чөнки АЧС вирусы урман кабан дуңгызларыннан аларга бик тиз йога. Дуңгызларның төгәл исәбен авыл җирлекләре башлыклары үзләре алып барырга тиеш. Шәхси җаваплылык аларга йөкләнә. Күрше Буа районындагы зур дуңгызчылык комплексында дүртенче компартмент-зоосанитар саклану дәрәҗәсе кертелде. АЧС бирегә дә үтеп керә калса, 50-100 километрлы радиустагы бөтен торак пунктларда карантин режимы игълан ителеп, кискен чаралар күрергә мәҗбүр булачакбыз!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев