Апас “Дельфин” бассейнында Гаилә эстафетасы узган
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гаиләләр йөзү буенча җитезлекләрен сынаган.
(6 февраль, “Апастово-информ”).
Эстафетада спорт мәктәбенә йөрүче балалар һәм аларның иң-иң якын кешеләре - әниләре катнашкан.
“Бассейнга балалар белән еш йөрибез. Улым да, кызым да йөзәргә бик яраталар. Бүген бик күңелле, рәхәт көн булды. Гаиләләр белән ярышта катнашып, җитезлегебезне дә сынадык, рәхәтләнеп ял да иттек. Рәхмәт оештыручыларга”, - ди Апастан Ильмира Михайлова.
Эстафетада катнашучы һәр балага һәм әнигә медальләр һәм гаиләгә Мактау грамоталары тапшырылган. Шулай ук һәр әни бассейнга 5 тапкыр бушлай керү өчен сертификат белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев