Апас эчендә 3 машина бәрелешкән
Юллар аз гына игътибарны киметүне дә тиз сизеп ала. Бозлавык юлларда бигрәк тә.
(10 март, “Апастово-информ“).
Апас эчендә 3 машина бәрелешкән. Сәбәбе – тиешле дистанцияне сакламау дип фаразлана. Бу хакта ЮХИДИ бүлегеннән белдерделәр.
“Үзәк юлдан килүче машина урамга борылып керү өчен каршы яктан килүчене уздырыр өчен туктый. Аңа арттан йөк төягән машина килеп бәрелә. Янәшә баручы тагын бер машина зыян күрә“, – диләр юл сакчылары.
Юлларда сак булыгыз, күңелсезлекләрдән үзегезне дә, янәшәдәгеләрне дә саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев