Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре республикакүләм самбо ярышында беренче урын алды
Әлмәт шәһәрендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре арасында самбо буенча ярышлар узды
Биредә Апас районы командасы да катнашты. Аларның командасы беренче урын яулап, кубокка ия булды. Шулай ук шәхси җиңүләр дә бар. Үз үлчәм категорияләрендә Илшат Мухамов, Айдар Сибгатуллин – икенче, Илфат Шиһабиев, Алмаз Габдрахманов, Илнар Сафин өченче урынны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев