Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас эчке эшләр бүлегенең ярты еллык эшчәнлеген министрлык югары бәяләде

Һөнәри осталык, оператив эш, кисәтү чаралары комплексын колачлаган 2017 елның 6 аендагы эшкә йомгак ясау вакытында Апас хокук сакчылары коллективының гомуми күрсәткечләр буенча Татарстанда беренче алтылыкка керүе аерым билгеләп үтелде. Алдан тикшерү (дознавание) хезмәткәре Илсур Шиһабиев, мәсәлән, 3 нче категориягә караган 21 авыл районнары эчке эшләр бүлекләрендә эшләүче хезмәттәшләре арасында...

Һөнәри осталык, оператив эш, кисәтү чаралары комплексын колачлаган 2017 елның 6 аендагы эшкә йомгак ясау вакытында Апас хокук сакчылары коллективының гомуми күрсәткечләр буенча Татарстанда беренче алтылыкка керүе аерым билгеләп үтелде.
Алдан тикшерү (дознавание) хезмәткәре Илсур Шиһабиев, мәсәлән, 3 нче категориягә караган 21 авыл районнары эчке эшләр бүлекләрендә эшләүче хезмәттәшләре арасында өченче урынга лаек булды. Җинаятьләрне ачу бүлекчәсе (җитәкчесе-Илдус Гаффаров), ЮХИДИ бүлеге (җитәкчесе-Румбик Гәрәев) эш күрсәткечләре шулай ук 3 урынга лаек дип табылды. Административ практика бүлекчәсе хезмәткәре Гөлназ Хәбибуллина дүртенче урынга лаек дип билгеләп үтелде. Икътисади җинаятьләрне ачу бүлекчәсе хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов күрсәткечләре исә ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча икенче урында.
-Котлыйбыз, якташлар! Тагын да тырышып эшләгез, хезмәт төбе хөрмәт һәм танылу, тиешенчә бәяләнү ул. Районыбыз иминлеге сагында торучыларга яңа хезмәт җиңүләре телибез,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев