Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас эчке эшләр бүлеге коллективы – беренче

Районның полиция хезмәткәрләренең 2023елда башкарылган эш нәтиҗәләре республика күләмендә югары бәяләнеп, коллектив үз категориясендәге 19 район арасында беренче урынга лаек булды.

(18 гыйнвар “Апастово-информ”).



Район эчке эшләр бүлеге коллективы еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, район эчке эшләр бүлегенең эше шактый нәтиҗәле. Узган елда коллектив республикада үз категориясендә 9нчы урынны алган булса, быел исә беренчелекне яулаган. Балигъ булмаганнар эше инспекциясе үз категориясендә - икенче урында, дознание бүлеге - икенче урында, җинаятьләрне эзләү бүлеге өченче урында.

“Хөрмәтле, хезмәттәшләр! Республика күләмендә югары бәя алу – коллективның бердәмлеге, тырышлыгы, намуслы хезмәте нәтиҗәсендә яуланган уңыш. Биредә һәркемнең өлеше зур. Киләчәктә дә бердәм булып армый-талмый эшләргә булсын”, - диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин.

Җитәкче узган елдагы эш күрсәткечләре белән таныштырып, киләсе нәтиҗәләрен арттыру максатын куйды.


“Узган ел район эчке эшләр бүлеге коллективы 1915 гариза һәм мөрәҗәгать карады. 156 җинаять эше теркәлде. Мошенниклык очраклары да кабатланды. IT технологияләр кулланылган 34 мошенниклык очрагы теркәлде. Район юлларында 8 юл-транспорт һәлакәте булып, 11 кеше зыян күрде. Үлүчеләр булмады”, - дип таныштырды Раил Гатауллин.


Җитәкче коллективка да ышанычын белдерде, яшь кадрларны җәлеп итү мәсьәләсе белән уртаклашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин эчке эшләр бүлеге коллективын хезмәт уңышлары белән тәбрик итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Нәтиҗә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырды.


Район прокуроры Зөфәр Абитов җинаятьчелекне киметү, балигъ булмаганнар арасында кисәтү эшләрен алып бару, чит илләрдән килеп төпләнүчеләргә игътибарны арттыру бурычын әйтте.
Район суды рәисе Лилия Гафиатуллина эштә төгәл булырга, актлар төзеп, нәтиҗәләр чыгарганда һәр очракны исәпкә алырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев