Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас эчке эшләр бүлеге коллективы еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады

Район эчке эшләр бүлеге коллективы 2022 елга нәтиҗәләр ясады, 2023 елга бурычлар билгеләде.

(13 январь, “Апастово-информ”).


Йомгаклау утырышында район башлыгы Айрат Җиһаншин, район прокуроры Зөфәр Абитов, район суды рәисе Лилия Гафиатуллина катнашты.

Еллык эш нәтиҗәләре буенча, Апас эчке эшләр бүлеге коллективы республика күләмендә үз категориясендәге районнар арасында 9нчы урынны били. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, эш шактый нәтиҗәле. Балигъ булмаганнар эше инспекциясе үз категориясендә - икенче урында, дознание бүлеге - икенче урында, җинаятьләрне эзләү бүлеге өченче урында.
“Узган ел район эчке эшләр бүлеге коллективы 2178 гариза һәм мөрәҗәгать карады. 147 җинаять эше теркәлде. Мошенниклык – иң таралган җинаять эше булып кала бирә. Отчет чорында 23 очрак кабатланган”, - диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин.
Җитәкче тарафыннан урлау һәм мошенниклык буенча эш нәтиҗәләрен арттыру, кисәтү чараларын көчәйтү, юл куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка максатлар куелды.
Район юлларында салмыш килеш транспорт белән идарә иткән 61 шофер ачыкланган. 9 шофер шул ук хатаны тагын кабатлаган.
Район прокуроры Зөфәр Абитов районда җинаятьчелекне киметү, аерым оешмалар белән җитди сөйләшүләр алып бару, һәрчак уяу һәм халык арасында булу бурычларын билгеләп үтте.
-Һәр җинаятьче үз җәзасын алырга тиеш. Эшләгәннәр белән генә канәгатьләнергә әле иртә. Ел гадәти булырга ошамаган. Ул социаль-икътисади халәт белән дә бәйле. Махсус хәрби операция бара. Хокук саклау өлкәсеннән тотрыклылыкны саклау, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү сорала, - диде Зөфәр Абитов.
Район суды рәисе Лилия Гафиатуллина эштә төгәл булырга, актлар төзеп, нәтиҗәләр чыгарганда һәр очракны исәпкә алырга чакырды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин күрсәткечләрнең югары булуы коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе булуын әйтеп, һөнәр ияләренә рәхмәтләрен җиткерде.
Иң нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев