Апас эчке эшләр бүлеге коллективы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә үз өлешен кертте
Район эчке эшләр бүлеге коллективы да үз хезмәткәрләренең 1 класска укырга керүче балаларына һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
(14 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә ел саен катнашабыз. Игелекле эшкә бөтен хезмәткәрләр өлеш кертә. Быел да 20 балага мәктәп кирәк-яраклары, кием-салымнар бүләк иттек”, - ди балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор Рания Сибгатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев