Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Марат Идрисов “Татарстан Республикасының Атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре” исеменә лаек
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары – тикшерү төркеме җитәкчесе , юстиция подполковнигы Марат Идрисов “Татарстан Республикасының Атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре” исеменә ия булды.
(7 апрель, “Апастово-информ”).
Әлеге дәрәҗәле бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тантаналы шартларда тапшырды.
Марат Идрисов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының башкаладагы юридик институтын тәмамлаган. Ике югары белемгә ия. Хезмәт юлын 2005 елда Апас эчке эшләр бүлегендә тикшерүче буларак башлап җибәрә.
Биргән антына тугрылык, фидакарьлек, батырлык һәм җаваплылык – Марат Идрисовка хас сыйфатлар. Хезмәттәшләре дә аның турында бары тик җылы фикердә. Законга тугры калып, халкына намус белән хезмәт итә ул. Үзенә йөкләнгән җаваплылыкны аңлый һәм максатларга ирешү өчен вакытын, энергиясен, белемен кызганмый.
Татарстан Республикасының Атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре — Татарстан Республикасында мактаулы исемнәренең берсе. Ул 2000 елда булдырылган.
Татарстан Президенты тарафыннан Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарында кимендә 10 ел хезмәт итүче югары квалификацияле хезмәткәрләренә хокук тәртибен саклаудагы, җинаятьчелеккә каршы көрәштәге, җәмәгать иминлеген тәэмин итүдәге, фәнне үстерүдәге, эчке эшләр органнары кадрларын әзерләүдәге һәм тәрбияләүдәге аерым казанышлары өчен бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев