Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас егете җиңү яулап кайтты

Татар Пүчинкәсендә туып-үскән көрәшче, үз авырлыгында берничә тапкыр район батыры булып данланган Илһам Волков бүген Казанда яши һәм спорт комплексында өлкән тренер булып эшли. Аның белән яңа гына Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган зур турнирда күрешеп, ул безгә бик кызыклы тәкдим ясады. -Үзебезнең район яшь көрәшчеләрен Казан беренчелегенә ярышка чакырам,...

Татар Пүчинкәсендә туып-үскән көрәшче, үз авырлыгында берничә тапкыр район батыры булып данланган Илһам Волков бүген Казанда яши һәм спорт комплексында өлкән тренер булып эшли. Аның белән яңа гына Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган зур турнирда күрешеп, ул безгә бик кызыклы тәкдим ясады.

-Үзебезнең район яшь көрәшчеләрен Казан беренчелегенә ярышка чакырам, авыл егетләрен шәһәрнекеләр белән келәмдә бил алыштыру файдага гына булачак, - диде. Аның фикерен Апас районының 2003 һәм аннан соңгы елларда туган яшь көрәшчеләренә җиткердем, балалар бик теләп ризалаштылар.

28 октябрьдә Казанда үткән бу зур бәйгедә башкаладан 7 команда, Яшел Үзән һәм безнең районнан килгән командалар составында барлыгы 135 яшь көрәшче катнашты. 26 килограммлы үлчәмдә Апастан Радик Галиакберов өченче, 32 килограммлы үлчәмдә Азат Шаһиәхмәтов икенче урынга чыкты. Апастан Альмир Сабиров 36 килограммлы үлчәмдә һәм 60 килограммлы үлчәмдә абыйсы Ильмир Сабиров икесе дә беренче урын яуладылар. Чүрибураштан 40 килограммлы үлчәмдә Раян Нургалиев та бу турнирда беренче урын яулап Апасыбыз спорт данын еракларга таратты.

14 октябрьдә Биектауда татар-башкорт милли көрәше буенча Данил Галиев истәлегенә Татарстанкүләм бәйгесендә аның адашы, Апас мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Данил Нәҗмиев 65 килограммлы үлчәмдә икенче урын яулады. Шундый зур ярышларда ул инде быел күп тапкыр призлы урыннар алды. 2000-2003 елларда туган яшь көрәшчеләр бәйгесендә Татарстаннан дистәләгән команда, 200гә якын көрәшче катнашты.

Ринат Гыйламов,

балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев