Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас егете - Курган Сабан туеның баш батыры

1нче июль көнне Курган шәһәрендә Сабантуй булып узды.

(1 июль, "Апастово-информ").


Апас районы делегациясе бик зур әзерлек белән барып, Курган өлкәсе халкына күңелле бәйрәм буләк иттеләр.

Сабантуйда Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков, район башлыгы Айрат Җиһаншин, "Ак барс банк" идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.

Курганга килеп, милләттәшләргә онытылмас бәйрәм бүләк иткәннәре өчен Вадим Шумков район башлыгына һәм район халкына рәхмәтен ирештерде. "Ак барс банк" идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен ирештерде.

Сабантуйда татар, башкорт, рус милләте ишегаллары халыкның көнкүрешен күрсәтте.
Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр җыр - моңнары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Сабантуйның йөзек кашы булган көрәш мәйданы көчле егетләр не җыйды. Апастан Рафаэль Хәсәнов, Азамат Мөхәммәтшин, Ранил Галиевлар төрле үлчәү категориясендә 1 нче урынга лаек булдылар. Ранил Галиев Сабантуйның баш батыры булып калды. Ул тәкәгә ия булды.
"Мин - Кече Күккүз егете. 8нче класста көрәшә башладым. Татарстан һәм Россия баш батыры булып танылдым. Бүген Курганда көчле көрәшчеләр белән көрәштем. Баш батыр калуыма шатландым" , - диде Ранил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев