Апас егете Салават Мингалиев “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде
Хәрби-контрактчы егет Салават Мингалиев кыска вакытлы ялга кайтты.
(11 август, “Апастово-информ”).
Салават Мингалиев 8 ел дәвамында контракт буенча хезмәт итә. Апас мәктәбендә белем ала. Соңыннан аграр көллияттә һөнәр үзләштерә. 1 ел Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, 3 ел машина йөртүче булып эшли. 2015нче елда контракт төзеп, кабат хәрби хезмәткә китә.
“Апас яшьләренең күбесе бәхет эзләп чит шәһәрләргә китте. Мин дә шул максат белән еракларга юл тоттым. Тик хәрби хезмәтне сайладым. Үзем бик теләдем. Үкенгәнем юк”, - диде егет горурланып.
Салават Мингалиев махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Бу вакыт эчендә ул үзен тырыш, намуслы, батыр егет итеп таныткан. Медальләр, 2022нче елда Россия Федерациясе Президенты, илебезнең хәрби көчләренең баш командующие Владимир Путиннның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Быел май аенда тагын зур бүләккә “Батырлык өчен” медаленә ия булган.
“Минем өчен иң зур бүләк – исән-сау булуым. Анда син бер мизгелдә үзең өчен дә, хәрби дусларың өчен дә җаваплы булырга мөмкин. Бердәмлекнең, дуслыкның чын көчен аңлыйсың”, - ди Салават Мингалиев. Егет кыска вакытлы ялга кайтты. Районыбыз горурлыгы булган Апас егете Салават Мингалиевка уңышлар, исән-сау булып туган якларга әйләнеп кайтуын телибез!
#БезненГеройлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев