Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас егетләре армия сафларына юл алды

Аларны озатырга җитәкчеләр, әти-әниләре, туганнары, дуслары килде.

(30 июнь, “Апастово-информ”).


Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов егетләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән теләкләрен ирештерде, бүләкләр тапшырды.


“Сез кыю, батыр егетләр. Хәрби хезмәт егетләр өчен горурлык билгесе булып тора. Исән-имин хезмәт итеп туган нигезләрегезгә кайтырга насыйп булсын. Кая гына булсагыз да үзегезне саклагыз”, - диде ул.

 


Район хәрби комиссары Наил Җантемиров, хәрби хезмәт ветераннары егетләрне киңәшләрен биреп озатып калды. Шулай ук хәрби хезмәт ветераннары да теләкләргә кушылды.

Ак юллар сезгә, егетләр! Бер ел вакыт бик тиз узып китеп, шатлык белән каршы алырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев