Апас егетләре игелек үрнәге күрсәтә
Районда “Ярдәм янәшә!“ республика хәрәкәте кысаларында махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм тапшыручылар арта бара.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Олы йөрәкле райондашларыбыз сафын Апас егетләре Илнур Бәдретдинов һәм Марс Заһидуллин тулыландырды. Алар генераторлар өчен 64 литр май алып килде. Шулай ук акчалата да ярдәм күрсәтте. Бу хакта “Алга” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватов хәбәр итте.
Теләге булган һәр кеше бу изге эштә катнаша ала. Барлык әйберләр дә “Алга”да җыела. Акча күчерергә дә мөмкин. Андый мөмкинлеге булмаучылар матди ярдәмнәрен “Алга” яшүсмерләр клубында эшләүче волонтерларга тапшыра ала.
Реквизитлар:
2200 5301 9339 6843 ( Ак Барс Банк картасы номеры)
Альберт Ильдарович Г.
«Помощь мобилизованным» дип тамгаларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев