Апас егетләре хәрби хезмәткә юл алды
Районда язгы чакырылыш дәвам итә.
(16 май, “Апастово-информ”).
Егетләргә район җитәкчелеге тарафыннан да хөрмәт күрсәтелде. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин уңышлар теләп, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Районның хәрби комиссары Наил Җантимеров киңәшләрен бирде.
Бу юлы районыбызның кыю 2 егете солдат хезмәтенә юл алды. Багыштан Эмил Хөсәеновны, Табар Черкене авылыннан Игорь Картаповны якыннары, дуслары ак юллар, исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләп озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев