Апас егетләре хәрби хезмәткә китте
Районда язгы чакырылыш бара.
(25 апрель, “Апастово-информ”).
Районыбыз егетләре Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә дип юлга кузгалды. Кильдураздан Данир Сабиров, Түбән Биябаштан Мәхмүдҗан Джураев, Апастан Рафаэль Сафиуллин чын егетләрчә сынатмаска сүз бирделәр. Аларны озата килгән әти-әниләр борчулы уйлар белән янсалар да горурлык хисләрен дә яшермәделәр.
“Улым Данир Сабировны озатырга килдек. Ул бала чагыннан ук армиягә барырга хыялланды. Башлангыч сыйныфларда Кильдураз мәктәбендә укыды. Астрономия белән кызыксынды. Спортны үз итте. Шашка-шахмат уеннарын бик ярата. 11 сыйныфны Буа шәһәрендәге сәләтле балалар мәктәбендә тәмамлады. Казан шәһәрендә урта махсус һөнәри белем алды. Үзен яхшы егет итеп танытты. Хәрби хезмәттә дә сынатмас дип ышанам”, - диде Ирина Сабирова. Егет үзе дә хәрби бурычын үтәргә әзер булуын әйтте.
“Егет кеше хәрби бурычын намус белән үтәргә тиеш. Бу көнне күптән көттем. Ерак җирләрдә хезмәт итәргә телим”, - диде Данир Сабиров.
Егетләргә район җитәкчелеге тарафыннан да хөрмәт күрсәтелде. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин уңышлар теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Районның хәрби комиссары Наил Җантимеров киңәшләрен бирде.
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльдә тәмамланачак. Хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек егетләр китәчәк. Алар бер ел хезмәт итәчәк. Егетләр махсус хәрби операция урынына җибәрелмәячәкләр. Районнан бу язгы чакырылышта 20 дән артык егетне армия сафларына озату планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев