Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас егетләре хәрби хезмәткә китте

Аларны җитәкчеләр, әти-әниләре, туганнары, дуслары озатып калды.

(13 нче июнь, “Апастово-информ”).


Кызылтаудан Данил Галимов, Илнур Мифтахов, Тутайдан Илназ Гыйсмәтуллин, Кече Болгаердан Илһам Шакиров, Олы Бакырчыдан Илназ Шәфигуллиннар хәрби хезмәткә юл алды.
Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин егетләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән теләкләрен ирештерде, бүләкләр тапшырды.
“Сез кыю, батыр егетләр. Хәрби хезмәт егетләр өчен горурлык билгесе булып тора. Исән-имин хезмәт итеп туган нигезләрегезгә кайтырга насыйп булсын. Кая гына булсагыз да үзегезне саклагыз! Безгә дә Апас егетләре дип горурланырга булсын. Хәерле юл сезгә!”, - диде ул.
Район хәрби комиссары Наил Җантемиров та егетләргә үзенең киңәшләрен бирде.
“Әти-әниләрегез белән хәбәрләшеп торыгыз. Алар сезнең өчен борчылалар. Бердәм булыгыз, югалып калмаска тырышыгыз. Хәрби частьлардан мактау сүзләре генә ишетергә булсын!”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев