Апас егетләре хәрби хезмәткә китте
Егетләр сынатмаска сүз бирде.
(20 октябрь, “Апастово-информ”).
Бүген, иртәнге сәгатьләрдә, 10 яшь райондашыбыз Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәргә дип юлга кузгалды. Аларны озатырга әти-әниләре, туганннары, дуслары, якыннары килде. Һәркем изге теләкләрен юллады. Әти-әниләр борчулы уйлар белән янсалар да, горурлык хисләре дә кичерде.
Егетләргә район җитәкчелеге тарафыннан да хөрмәт күрсәтелде. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин уңышлар теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Районның хәрби комиссары Наил Җантимеров киңәшләрен бирде.
“Ил алдындагы бурычыгызны намус белән үтәрсез. Районыбызның һәм әти-әниегезнең олы горурлыгы булырсыз, дип ышанабыз”, - диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев