Апас егетләре хәрби хезмәткә китте
6 егет Ил алдында бурычын үтәргә юлланды.
(26 октябрь, “Апастово-информ”).
Егетләр белән туганнары, дуслары саубуллашты. Булачак хәрбиләргә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, районның хәрби комиссары Наил Җантимиров изге теләкләрен юллады. Егетләргә район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырылды.
“Хәрби хезмәттә узган бер ел гомер еллар узгач та онытылмый, мәңге күңелдә саклана. Иң мөһиме: сынатмагыз! Апас данын еракларга танытып, чын ир-егетләр булып туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Уңышлар сезгә”, - дип теләде Ленар Мотыйгуллин.
Районның хәрби комиисары Наил Җантимиров егетләргә киңәшләрен җиткерде.
“Үзегезне чын егетләрчә тотыгыз. Әти-әниләрегез белән хәбәрләшеп торыгыз”, - диде ул.
Ерак юллар, туган якларыннан, якыннарыннан аерылу мизгеле күңелләрен шомландырса да егетләр сер бирмәделәр. Үзләрен кыю, тыйнак тоттылар. Күтәренке кәеф белән юлга кузгалдылар. Хәерле сәгатьтә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев