Апас егетләре беренче
Апасның универсал спорт залында хәрби спорт төрләре буенча республика Спартакиадасының зона туры узды.
(11 ноябрь, “Апастово-информ“).
Биредә агымдагы елда хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләр катнашты. 4 район яшьләре бер залда очрашты.
Булачак солдатлар үзләренең җитезлекләрен, нык һәм көчле булуларын сынадылар. Нәтиҗәдә, беренче урынны – Апас, икенче урынны – Чүпрәле, өченче урынны – Буа районы командалары яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев