Апас егетләре хәрби хезмәткә юл алды
Район хәрби комиссариатында язгы чакырылыш дәвам итә. Егетләр солдат хезмәтенә китә. Хәрби бурычын үтәгәннәр туган якларыбызга кайта.
(25 июнь, "Апастово-информ") .
Булачак Ил сакчыларын район җитәкчелеге, хәрби хезмәт ветераннары, туганнары, якыннары, дуслары озатып калды.
Район хәрби комиссары Наил Җантемиров булачак солдатларга киңәшләрен бирде.
Солдатка китүчеләр арасында Каратун егетләре дә бар иде.
"Һәр ир-егет солдат киеме кияргә тиеш дип уйлыйбыз. 1 ел вакыт бик тиз узып китәр", - диләр Адель Исмәгыйлев һәм Рузил Фазылов.
Хәерле юл сезгә, егетләр, горурлык белән, исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев