Апас егетләре солдаттан кайтты
Кемдер газиз улын армиягә озата, кемдер инде шатлык яшьләре белән каршы ала.
(20 июнь, “Апастово-информ”).
Шыгай авылы да солдат улын каршылады. Фәнил һәм Гөлфия Сәлаховларның уллары Фәнис хәрби бурычын үтәп кайтты. Аны гаиләсе, дуслары, якыннары горурланып каршы алды.
“Бер ел читтә узган вакыт зур тормыш мәктәбе булды. Әти-әни, туган як сагындырды, әлбәттә”, - ди солдат егет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев