“Апас энҗеләре“ шигърият мәйданында
Халкыбызның күңел җәүһәрләре булган җырларны, классик әдәби әсәрләрне киләчәк буынга танытуга юнәлдерелгән “Аулак өй-баттл“ республикакүләм проектының зона бәйгесеннән районыбызның “Апас энҗеләре“ төркеме Болгар шәһәрендә узачак республика турына чакыру алып кайтты.
(18 март, “Апастово-информ“).
“Апас энҗеләре“ төркеме Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә Буа, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районы иҗатчылары белән очрашты.
Бәйге очрашу-аралашу, рухи азык туплау мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта белемнәрне, матур әдәбият белән дуслыкны, тапкырлыкны, бердәмлекне дә сыный. Төркем белән таныштыру, сәламләү, такмак әйтешү, йөзек салыш уеннарының нәтиҗәсен шагыйрә Фәүзия Солтан җитәкчелегендәге жюри әгъзалары билгеләп бара.
“Максатыбыз халкыбызның җырларын, йолаларын, гореф-гадәтләрен популярлаштыру, яшь буынга җиткерү, телебезне саклап калу. Бәйгедә төрле укучылар да, яшәләр дә, өлкәннәр дә катнаша“, – ди проектның авторы Сәрия Закирова.
“Апас энҗеләре“ ярыш мәйданында Чүпрәле районы төркеме белән көч сынашты һәм җиңү яулады. Шулай ук безнең төркемнең ике уенчысы – бик күп шигырьләр авторы Руцилә Садриева, җыр-моң иясе Гөлинә Мулләхмәтова башкалада һәм башка районнарда узачак “Аулак өй-баттл“ бәйгесендә катнашу хокукына да ия булды. Алар иң-иңнәр булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев