Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас энергетиклары җиңнәрен алдан сызгана

Еллык эш планы буенча район террориясендә югары көчәнешле һәм урам ут линияләре тирәләрен агачлардан чистарту эше, куркынычсызлык зоналары булдыру дәвам итә. Апас энергетиклары махсус бригадасының моның өчен тиешле техникасы, әзерлекле белгечләре бар. -Ел башыннан 20 авылда 380 вольтлы урам ут линияләрендә шундый кисәтү эшләре үткәрдек. Барлыгы 50 километрлап ут линияләренә...

Еллык эш планы буенча район террориясендә югары көчәнешле һәм урам ут линияләре тирәләрен агачлардан чистарту эше, куркынычсызлык зоналары булдыру дәвам итә. Апас энергетиклары махсус бригадасының моның өчен тиешле техникасы, әзерлекле белгечләре бар.

-Ел башыннан 20 авылда 380 вольтлы урам ут линияләрендә шундый кисәтү эшләре үткәрдек. Барлыгы 50 километрлап ут линияләренә комачаулык итәргә мөмкин яки картаеп, көчле җилдә сынып, авып урам ут линияләрендә кыска ялганыш, авария китереп чыгу куркынычы тудырган 500 ләп агач киселде, ботаклардан чистартылды. Гомуми мәйданга күчерсәк. башкарылган эш күләме 1,6 гектар тәшкил итәр иде,-ди АРЭС җитәкчесе Ленар Гафаров.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев