Апас эшмәкәрләре район башлыгы белән очрашты
Бөтенрәсәй эшмәкәрләр көне уңаеннан эшмәкәрләр белән бәйрәм табыны артында сөйләшү булды.
(25 нче май, “Апастово-информ”).
Һәрбер өлкәдә үз эшләрен җәелдереп, район халкына хезмәт итүче эшмәкәрләр мул-сыйлы, түгәрәк өстәлләр артына җыелды. Аларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
“Хөрмәтле эшмәкәрләребез! Бүген бәйрәм уңаеннан сезнең белән очрашырга булдык. Сез тырышлыгыгыз белән халыкка хезмәт күрсәтәсез, район икътисадын тотрыклы тотарга ярдәм итәсез. Иганәчелек буенча сездән ярдәм күрәбез. Хезмәтегез өчен рәхмәтемне ирештерәм, бәйрәм белән тәбрик итәм. Киләчәктә дә аңлашып, киңәшеп, дәүләт программаларында актив катнашып эшләсәк иде”,- диде район башлыгы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Булат Әхмәтҗанов электрон товар әйләнеше, маркетплейс мәйданнарының үсеше турында чыгыш ясады.
Район тормышында, иганәчелек өлкәсендә актив эшмәкәрләргә район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук очрашуда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч – эксперты Вера Петрова һәм төрле банклар вәкилләре чыгыш ясады. Эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр.
Бәйрәм район мәдәният йорты үзешчәннәренең матур җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды.
“Мин Иске Йомралы авылыннан район башлыгы белән очрашуга килдем. Төрле өлкә җитәкчеләре, банк вәкилләре белән кызыклы һәм файдалы сөйләшү булды. Үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны биреп, җаваплар алдык. Бу очрашуның әһәмияте шунда, без район җитәкчелеге белән кулга –кул тотынышып эшләгәндә генә нәтиҗәсе дә була. Барлык эшмәкәрләр исеменнән олы рәхмәтемне ирештерәм”, - диде Рушан Мифтахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев