Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас ферма базлары тулы

2016 хуҗалык елында район авыл хуҗалыгы тармагында уңышлы эшләдек. Барлыгы 1 миллиард 450 миллион сумлык продукция җитештереп сатылды. Бу узган елгы күрсәткечтән 46 миллион сумга артык. Быел 1 гектардан уртача 28 центнер уңыш җыеп алдык. Былтыр бер гектар уңышы 25,3 центнер иде. Гомуми җыеп алынган ашлык күләме 86 мең тонна...

2016 хуҗалык елында район авыл хуҗалыгы тармагында уңышлы эшләдек. Барлыгы 1 миллиард 450 миллион сумлык продукция җитештереп сатылды. Бу узган елгы күрсәткечтән 46 миллион сумга артык. Быел 1 гектардан уртача 28 центнер уңыш җыеп алдык. Былтыр бер гектар уңышы 25,3 центнер иде. Гомуми җыеп алынган ашлык күләме 86 мең тонна булды, 2015 ел белән чагыштырганда бу 6 мең тоннага артык. Быел шикәр чөгендере уңышы да рекордлы булды. Барлыгы 122 мең тонна татлы тамыр җыеп алдык, бер гектар уңышы 421 центнерга җитте. Игенчелек тармагында быелгы хезмәтебез нәтиҗәләре узган елгы күрсәткечләрдән 29 процентка артык булды. Кукурузны бөртеккә үстерү технологиясен уңышлы кулланып быел аның уңышы бер гектардан 31,3 центнер, гомуми уңышы 7 мең тонна тәшкил итте. Быел көнбагышны бөртеккә игү яңа технологиясе дә уңышлы тормышка ашырылды, 710 гектар мәйданнан барлыгы 1424 тонна көнбагыш бөртеге суктырып алынды. Бер гектардан уртача уңыш 20,1 центнер тәшкил итте.

Быел фермаларда барлыгы 17732 тонна сөт, 2453 тонна ит җитештерелде. Бер сыердан 5424 килограмм сөт савып алынды. Фермаларыбыздагы терлекләр саны сизелерлек артып ел ахырына 19767 башка җитте. Терлекчелектә дә уңай үсеш тенденциясе дәвам итә.

Күп еллык үләннәр мәйданы 3 процентка артып, 16500 гектарга җиткерелде. Яхшылап әзерләнгән басуларыбызда барлыгы 13600 гектар уҗым кул туралары чәчелде, аның 12770 гектары бөртекккә игеләчәк.

Бер баш шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә 35 -шәр центнер азык берәмлеге әзерләнде. Базларга саклауга барлыгы 53 мең тонна силос, 90 мең тонна сенаж салынды. Эскертләргә төргәкле 18000 тонна печән, 50000 тонна салам саклауга куелды. Бу кадәр азык ел ярымлык ихтыяҗларга җитәчәк. Терлек азыгы һәркайда сыйфатлы саклана һәм бәрәкәтле кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев