Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас фонтаннары кышка әзерләнә

Район үзәгендә бу җәйдә ЗАГС, автовокзал, "Ак Барс" банкы, район ветеринария берләшмәсе, "Алтын алка" Боз Сарае, үзәк хастаханә, район эчке эшләр бүлеге, хәрби комиссариат, Яшьләр микрорайоны һәм үзәк парк, район электр челтәрләре каршында фонтаннар төзелде. Алар хәзер Апасның бер визиткасына әверелделәр. Ун көн элек аларның бассейннары суы агызылып, су ташкыны...

Район үзәгендә бу җәйдә ЗАГС, автовокзал, "Ак Барс" банкы, район ветеринария берләшмәсе, "Алтын алка" Боз Сарае, үзәк хастаханә, район эчке эшләр бүлеге, хәрби комиссариат, Яшьләр микрорайоны һәм үзәк парк, район электр челтәрләре каршында фонтаннар төзелде. Алар хәзер Апасның бер визиткасына әверелделәр. Ун көн элек аларның бассейннары суы агызылып, су ташкыны ясаучы электр насослары сүтеп алынды һәм кышкы саклауга куелды. Бүген алар сакланышы өчен җаваплы оешмалар "үз" фонтаннары өстенә пирамида чатырлар куеп, аларны полиэтилен, пластик япмалар белән томалыйлар. Кышны фонтаннар шулай үткәрәчәк.

-Аларны ватмагыз, ертмагыз,-ди район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшин.-Быел шундый ук матур фонтаннар Каратун үзәгенә алып керүче юл чатында һәм Мәдәният йорты каршысына да куелды. Свияжский бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы каршында да бар бүген фонтан, димәк, барлыгы 14 җирдә матурлык белән очрашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройство Апастово