Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас футболчылары яхшы уен күрсәтте

Районда көрәш, хоккей, волейбол, өстәл теннисы, баскетбол, җиңел атлетика һәм башка балалар спорты арасында мини-футбол да бик популяр. Авыл, урам, мәктәп, оешмалар командалары арасында быел, мәсәлән, район, зона, Татарстан беренчелегенә 8 зур турнир үткәрелде. Апас, Каратун, Борнаш, Дәвеш һәм Акхуҗада ясалма чирәмле ачык спорт мәйданчыклары бер дә буш тормый,-ди ДЮСШ...

  • Районда көрәш, хоккей, волейбол, өстәл теннисы, баскетбол, җиңел атлетика һәм башка балалар спорты арасында мини-футбол да бик популяр. Авыл, урам, мәктәп, оешмалар командалары арасында быел, мәсәлән, район, зона, Татарстан беренчелегенә 8 зур турнир үткәрелде. Апас, Каратун, Борнаш, Дәвеш һәм Акхуҗада ясалма чирәмле ачык спорт мәйданчыклары бер дә буш тормый,-ди ДЮСШ тренеры Рөстәм Бикмөхәммәтов. Беррәтән зур шатлыгы белән дә уртаклашты.
    -Татарстан Конституциясе көне алдыннан финалга үтеп, Спас районында 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегендә катнашу хокукы яуладык. Ярышка бик ныклап әзерләндек. Нәтиҗәсе дә булды-без быел Татарстан күләмендә бу төр сайлап алу, зона ярышларында һәм финалда 48 команда арасында бик дәрәҗәле дүртенче урын яуладык. Уенчылар Раил Фәхретдинов, Данил Нәҗмиев, Булат Вәлиев, Динар Габдрахманов, Раил Заһидуллин футбол кырында бик яхшы уен күрсәтте. Командабыздагы Илназ Садыйков, Айдар Зыятдинов, Илназ Низамов, Алмир Нургалиев та көндәшләрен осталык һәм тизлектә бик тиз бирелдерделәр. Тренер Илнур Гайфуллин һәм үзем шәкерләребезнең бу җиңүе белән бик горурланабыз. Киләсе елда инде бәлкем, Татарстанда кимендә өченче дә булырбыз, Апас яшь футболчылары үз алларына әнә шундый бурыч һәм максат куйды!
    Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев